Куркыныч билгесез затлар һәм кликер-уеннарда мошенниклык: «Лаборатория Касперского» «Цифрлы ликбез» проектының яңа сезоны өчен видеороликлар чыгарган

2025 елның 12 марты, чәршәмбе

«Лаборатория Касперского» өченче ел рәттән «Цифрлы ликбез» Бөтенроссия мәгърифәтчелек проектында катнаша. Яңа сезонда компания «Цифрлы икътисад» АКО белән бергә Россия Мәгариф министрлыгы һәм Россия Цифр министрлыгы катнашында «Мәгълүматлар икътисады» илкүләм проектын, шулай ук «Технологик лидерлык» илкүләм максатын гамәлгә ашыруга ярдәм йөзеннән актуаль кибер янаулар турында видеороликлар әзерләгән.

Беренче ролик баланың ышанычын яулап, алга таба хокукка каршы килә торган гамәлләрне башкару өчен, олы кешенең баланы алдавы турында онлайн-груминг темасын ача. Икенче ролик мошенникларның популяр кликер-уеннарны кулланып, балаларның шәхси мәгълүматларын һәм аларның ата-аналарының акчаларын үзләштерергә тырышулары турында сөйли. Өйрәтә торган видеороликлар һәм методик материаллардан цифровойликбез.рф сайтында файдаланып була.

Видеороликлар сюжеты буенча журналист Лина балык су асты дөньясында цифрлы куркынычлардан саклану турында колонка алып бара. Анда ул Оушен-Ситиның су асты халкы нинди онлайн-күңелсезлекләр белән очраша һәм алардан ничек качарга мөмкин булуы турында сөйли. Яңа сезонда аның язмаларының герое буларак яшь киберспортчы сигезаяк Лелик катнаша. Аның тарихы мисалында, охшаш кызыксынулар белән яшьтәшләр булып күренсәләр дә һәм алар белән бик дуслашасылары килсә дә, укучылар чит кешеләр белән аралашканда челтәрдә ни өчен шулай игътибарлы булу мөһим икәнен беләчәкләр. Ә тагын тамашачыларга аларда мөмкин кадәр ешрак бер үк рәсемгә басарга (таптарга) кирәк булган, «кликер» жанрындагы уеннарда очрашырга мөмкин булган мошенник схемалары турында сөйләячәкләр.

Видеороликлар 6+ яшь категориясе өчен каралган һәм ата-аналар яки укытучылар белән карарга тәкъдим ителгән. Укыту роликлары педагоглар өчен методик материаллар белән тулыландырылган, бу аларны уку процессына нәтиҗәле интеграцияләү һәм ОБЖ, информатика дәресләрендә, дәрестән тыш эшчәнлектә, шулай ук ата-аналар җыелышларында куллану мөмкинлеген бирә.

«Цифрлы ликбез»ның яңа сезонында без Интернеттан актив файдаланучы заманча яшүсмер булырга мөмкин актуаль хәлләрне күрсәтергә тырыштык. Безнең бурыч – укучыларны төрле онлайн-мошенниклык омтылышларын танырга һәм үз мәгълүматларын һәм аккаунтларын якларга өйрәтү. Видеороликлар укучылар өчен генә түгел, аларның ата-аналары өчен дә каралган. Өлкәннәргә бу материалларны балаларны үзләренең цифрлы чикләрен төзергә, үз хосусыйлыгын якларга һәм тәнкыйди фикерләүне үстерергә өйрәтү өчен кулланырга киңәш итәбез», - дип шәрехли Андрей Сиденко, балалар онлайн-куркынычсызлыгы буенча «Касперский лабораториясе» юнәлеше җитәкчесе.

«Лаборатория Касперского»дан яңа өйрәтә торган видеороликлар мәктәп укучыларына актуаль кибер-янаулар һәм популяр мошенниклык схемалары турында сөйләячәк һәм куркынычларны вакытында танырга һәм мошенникларның корбаны булмаска өйрәтәчәк. Мондый темалар очраклы гына сайланмаган: киберкуркынычсызлык һәм халыкның цифрлы грамоталылыгы – мәгълүматларның икътисадый үсешенең мөһим аспектлары. Видеороликлар укучыларга интернет киңлегендә үз-үзеңне куркынычсыз тоту һәм заманча технологияләрне дөрес куллану нигезләрен өйрәнергә ярдәм итәчәк. Бу киләчәктә тармакны уңышлы үстерү өчен профессионалларга кирәкле мөһим цифрлы күнекмәләр һәм компетенцияләр», – дип аңлата «Цифрлы икътисад» АКО генераль директоры Сергей Плуготаренко.

Белешмә өчен: «Цифрлы ликбез» – цифрлы грамоталылык өлкәсендә Бөтенроссия мәгърифәтчелек проекты, «Цифрлы икътисад» АКО, Россия Цифр министрлыгы һәм Россия Мәгариф министрлыгы тарафыннан оештырылган. Проект балалар һәм өлкәннәрне цифрлы грамоталылык һәм кибер куркынычсызлык нигезләренә өйрәтүче педагоглар өчен мәгърифәтчелек мультипликация роликлары һәм методик материаллар сериясен  үз эченә ала. Проект сайтында алдынгы цифрлы компанияләр лидерлары – Сбербанкның «Вклад в будущее» хәйрия фонды, VK, «Авито», «Лаборатория Касперского», «Контур» видеороликлары  тәкъдим ителгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International