Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Чаллы шәһәренең 12 микрорайонындагы 12-35/1 күпкатлы торак йортка проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.
Төзелеш 2020 елның сентябрендә башланган. Яңа 25 катлы йорт Чулман проспектында «Отражение» торак комплексында төзелгән. Анда гомуми мәйданы 19337,40 кв. метр булган 336 фатир бар.
Бинаның конструктив схемасы – газ-бетон блоклар тутырылган, җылытылган һәм җилләтелә торган фасадлы җыелма-монолит каркас. Фундаменты – субайга нигезләнгән плитә ростверкасы. Тышкы стеналар – җыелма тимер-бетон. Япмалар – җыелма тимер-бетон. Түбәсе – суы эчтән агарлык итеп оештырылган төргәкле, яссы.
Объектны төзүче – «ЖК Парус НЧ» махсус төзүче оешма ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «Акцент» ҖЧҖ. Генераль проектчы – «Стройпроект» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Евростиль» ҖЧҖ.