Хезмәтне саклау шартларын һәм куркынычсызлык техникасын тупас бозу очраклары ачыкланганда Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе штраф санкцияләрен куллана.
2025 елның ике аенда төзелештә катнашучыларга карата 2310 мең сумлык 41 карар чыгарылды.
Инвестицион һәм индивидуаль торак төзелеше объектлары буенча 990 мең сумлык 18 карар чыгарылды; социаль ипотека объектлары буенча – 0 мең сумлык 0 карар; юл төзелеше объектлары буенча – 0 мең сумлык 0 карар.
28.02.2025 елга республика буенча 15 карар буенча 580 мең сум түләттерелде.
26 карар буенча 1730 мең сумлык штрафны ирекле түләү вакыты әле тәмамланмаган.