Татарстанда МХО катнашучылар һәм ветераннар өчен «Батырлар. Татарстан геройлары» программасы башланды

2025 елның 24 феврале, дүшәмбе

Программаның максаты – дәүләт һәм муниципаль идарә системасындагы, шулай ук башка өлкәләрдәге вазыйфаларны биләү өчен перспективалы җитәкчеләр командасын формалаштыру һәм әзерләү.

Рөстәм Миңнеханов билгеләп үткәнчә, программа республикабызның һәм илебезнең алга таба үсеше һәм чәчәк атуы өчен идарә итү потенциалын һәм лидерлык сыйфатларын ачуга юнәлдерелгән.

2025 елның 30 мартына кадәр теркәлергә мөмкин. Сайлап алу конкурс нигезендә узачак һәм берничә этаптан торачак.

«Батырлар. Татарстан Геройлары» – ил Президенты Владимир Путин кушуы буенча гамәлгә ашырыла торган «Геройлар вакыты» федераль программасы аналогы.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International