Казанның Дементьев урамында склад реконструкцияләнде

2025 елның 28 феврале, җомга

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казанның Авиатөзелеш районындагы Дементьев урамы, 1 йорт, 14б корпусындагы реконструкцияләнгән складка проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.

Бина 1987 елда төзелгән. Аны реконструкцияләүгә ике катлы административ-көнкүреш өлеше, яңа түбә «пирогы», склад корпусының яңа идәне, булган яктылык аэрацияләү фонарьларында төтенне чистарту өчен электр приводы булган ачык фрамугалар, эвакуация ишекләре урнаштыру, яңа бүлгеләр төзү кертелгән.

Төзүчеләр – Баһаветдинова Лилия Геннадьевна, Хөснетдинов Ренат Рәүф улы, Вәлиева Наталья Гаптелвәр кызы.

Техник заказ бирүче – «Казан финанс-төзелеш консалтингы» ҖЧҖ.

Генераль подрядчы – «Заманча электр системалары» ҖЧҖ.

Проектлаучы – «ПСК Зилант» ҖЧҖ.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International