«Россия Федерациясе гражданнары мөрәҗәгатьләрен карау тәртибе турында» 2006 елның 2 маендагы 59-ФЗ номерлы федераль законга 2024 елның 28 декабрендәге 547-ФЗ номерлы федераль закон белән тиешле үзгәрешләр кертелде.
Төзәтмәләр, аерым алганда, гражданнарның дәүләт органнарына, җирле үзидарә органнарына яисә вазыйфаи затка электрон мөрәҗәгатьләре алар бердәм дәүләт хезмәтләре порталы, башка мәгълүмат системасы яисә гражданның идентификациясен һәм аутентификациясен тәэмин итүче органның рәсми сайты ярдәмендә җибәрелгән очракта гына каралачак, дип төгәлләштерелгән.
Димәк, гражданинның электрон мөрәҗәгатенә җавапны җибәрү ысулларына төзәтмәләр кертеп, җавапны мөрәҗәгать бирелгән башка мәгълүмат системасында гражданинның шәхси кабинетына җибәрү дә кертелгән.
Закон 2025 елның 30 мартында үз көченә керә.
Шунысын да билгеләп үтәргә кирәк, гражданнарның язма рәвештә мөрәҗәгать итү мөмкинлеге дә, телдән мөрәҗәгать итү мөмкинлеге дә сакланачак. Ә менә электрон почта аша хакимият органнарына мөрәҗәгатьләр җибәрү каралмый (шул ук вакытта электрон почтага, хәзерге кебек үк, үз электрон мөрәҗәгатеңә җавап алырга мөмкин булачак).