ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Татарстанның Лаеш муниципаль районының Комлы Кавал авылындагы «Умка» яңа балалар бакчасының проект документациясе таләпләренә туры килүен тикшерә.
Аның төзелеше 2024 елның апрелендә башланган. Объект бинасы – ике катлы, подвал техник катлы, кирпечтән, җылытыла торган һәм вентиляцияләнә торган фасадлы. Котельныйның гомуми мәйданы – 4553,30 кв. м.
Мәктәпкәчә белем бирү оешмасы 220 урынга исәпләнгән. Биредә балалар үсеше өчен барлык шартлар да тудырылган. Җиһазлар, җайланмалар һәм инвентарь сатып алынган. Территория төзекләндерелгән, анда балалар өчен уен мәйданчыклары урнашкан.
Объектны төзүче – «Главстрой Республики Татарстан» ДБУ.
Техник заказ бирүче – «ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ.
Ген. проектлаучы – «Татинвестгражданпроект» төп территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» ДУП.
Генераль подрядчы – «РСС Инжиниринг» ҖЧҖ. Подрядчы – «Нео Строй» ҖЧҖ.