Зеленодольскида 80 фатирлы яңа социаль ипотека йортына ярашлылык турында бәяләмә бирелде

2025 елның 24 феврале, дүшәмбе

2025 елның 24 февралендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Зеленодольскиның Паратская – Рогачёв урамындагы яңа торак йортка проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.

Йортның бинасы – кирпечтән, сигез катлы. Фундамент тибы – монолит плитә. Түбә тибы – яссы. Аның мәйданы 5035,80 кв. м тәшкил итә.

Ике подъездлы йортта – 80 фатир, аларның гомуми мәйданы – 4323,40 кв. м. Бер бүлмәлеләр – 32 фатир, ике бүлмәле – 34, өч бүлмәле – 14.

Һәр подъезд 1000 кг йөк күтәрерлек пассажир лифты белән җиһазландырылган. Йорт яны территориясе төзекләндерелгән, балалар мәйданчыгы бар.

Капиталь төзелеш объектларын төзүче булып «Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерциясез оешмасы тора.

Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы.

Подрядчы – «СК Стройдом» ҖЧҖ. Проектлаучы – «АБ «Алтын Тау» ҖЧҖ.

Яңа торак йорт «Социаль ипотека» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International