Хөрмәтле дуслар!
Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе исеменнән Сезне Ватанны саклаучылар көне белән котлыйм!
Бу бәйрәм Россия халкының данын, Ватаныбызның азатлыгын һәм бәйсезлеген саклаучы сугышчыларның батырлыгын һәм намусын гәүдәләндерә.
Һәр йортта, һәр гаиләдә Бөек Ватан сугышы елларында бабаларыбызның һәм әтиләребезнең батырлыклары истәлеген кадерләп саклыйлар, бүген Ватаныбыз иминлеген ышанычлы тәэмин итүчеләр, дәүләтнең бөтенлеге сагында торучылар белән горурланалар.
Бу күркәм көндә һәр гаиләгә чын күңелдән игелек, бәхет, татулык һәм иминлек телим. Ветераннарга сәламәтлек һәм озын гомер, солдатларга һәм офицерларга уңышлы хезмәт телим.
Ватанны саклаган һәркемгә Россиягә хезмәт итүдә уңышлар юлдаш булсын!
ТР ДТК инспекциясе башлыгы
В.Р. Нәҗмиев