Гыйнварда Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе үз хезмәткәрләре арасында Ватанны саклаучылар елына багышланган балалар рәсеме конкурсын игълан итте.
Ватанны саклаучылар көне алдыннан документлар белән тәэмин итү һәм оештыру эшләре бүлегенә Инспекция аппараты, Казан шәһәре буенча территориаль орган һәм ведомствоның Көнбатыш территориаль органы хезмәткәрләре үз балаларының рәсемнәрен тапшырдылар.
Кечкенә Камилнең эшен аерып күрсәтәсе килә, аңа әнисе булышкан. Аңа һәм башка балаларга 23 февральдә һәм 9 майда билгеләп үтелгән Бөек бәйрәмнәребезгә сакчыл мөнәсәбәт күрсәткәннәре өчен зур рәхмәт белдерәбез.
Ләкин онытмагыз, конкурс дәвам итә! Яшь рәссамнарыбызның Җиңү көненә багышланган рәсемнәрен көтәбез!
Конкурска үз эшләрен тәкъдим иттеләр:
- Камил Байбиков, 1 яшь 10 ай (әтисе Азат Рәсим улы Байбиков);
- Таһир Байбиков, 4 яшь (әтисе Азат Рәсим улы Байбиков);
- Дамир Байбиков, 6 яшь (әтисе Азат Рәсим улы Байбиков);
- Сәидә Фәттахова, 6 яшь (әнисе Әдилә Әдип кызы Фәттахова);
- Ләйсән Булатова, 9 яшь (әнисе Лилия Таһир кызы Булатова);
- Әдилә Шәрипова, 10 яшь (әтисе Раил Рәдиф улы Шәрипов);
- Алинә Габдуллина, 4 яшь (әтисе Айрат Илдус улы Габдуллин);
- Камилла Габдуллина, 8 яшь (әтисе Айрат Илдус улы Габдуллин);
- Ислам Мингалиев, 5 яшь (әнисе Алсу Зөфәр кызы Ганиева);
- Кәрим Мингалиев, 10 яшь (әнисе Алсу Зөфәр кызы Ганиева);
- Варвара Павлова, 5 яшь (әтисе Евгений Сергеевич Павлов);
- Арслан Мостафин, 8 яшь (әтисе Илнур Гарифҗан улы Мостафин);
- Аилия Хәсәнова, 16 яшь (әтисе Фәнил Хәмит улы Хәсәнов).