Дәүләт Думасы депутатлары икенче һәм өченче укылышта кешеләрне кредит алырга мәҗбүр итүче мошенниклардан саклау турындагы закон кабул итте. Ул бертавыштан хупланды, дип хәбәр итә Дәүләт Думасы рәсми сайты.
Дәүләт Думасы Рәисе Вячеслав Володин үзенең Telegram каналында гражданнарны, бигрәк тә пенсионерларны, төрле сылтаулар астында зур суммада акча алырга мәҗбүр итү, алдау һәм ышанычтан явызларча файдалану юлы белән кешеләрне акча күчерергә яки җинаятьчеләргә тапшырырга күндерү очраклары турында искә төшерде.
Гражданнарны саклау өчен кредит биргәндә «суыту чоры» кертелә, аның дәвамында финанс операцияләре башкарылмаячак: 4 сәгать – 50 меңнән 200 мең сумга кадәр; 48 сәгать – 200 мең сум өчен.