Иннополиста яңа объект тикшерелә

2025 елның 10 феврале, дүшәмбе

Бу көннәрдә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Татарстан Республикасы Югары Ослан муниципаль районының Иннополис шәһәрендә урнашкан «Б-1 технопаркы» Б корпусы төзелешенең проект документациясе таләпләренә туры килүен тикшерә.

Объект бинасында катлар саны – 5. Аның гомуми мәйданы 29902,50 кв. метр тәшкил итә. Терәк һәм киртә конструкцияләре материаллары – монолит каркас, «сэндвич» асма панельләре. Фундамент төре – субайлы. Түбә тибы – яссы.

Объектны төзүче – «Иннополис 2023» ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «Профит груп» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Урбан Констракшн» ҖЧҖ. Проектлаучы – «Аксиом Казан» ҖЧҖ.

Исегезгә төшерәбез, узган елның октябрендә ТР ДТК инспекциясе «Б-1 технопаркы»нда төзелгән В корпусына проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International