ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Зеленодольскида Паратская – Рогачёв урамындагы яңа торак йортның проект документациясе таләпләренә туры килүен тикшерә.
Йортның бинасы – кирпечтән, сигез катлы. Фундамент тибы – монолит плитә. Түбә тибы – яссы. Аның мәйданы 5035,80 кв. м тәшкил итә.
Ике подъездлы йортта – 80 фатир, аларның гомуми мәйданы – 4323,40 кв. м. Бер бүлмәлеләр – 32 фатир, ике бүлмәле – 34, өч бүлмәле – 14.
Һәр подъезд 1000 кг йөк күтәрерлек пассажир лифты белән җиһазландырылган. Йорт яны территориясе төзекләндерелгән, балалар мәйданчыгы бар.
Капиталь төзелеш объектларын төзүче булып «Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерциясез оешмасы тора.
Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы.
Подрядчы – «СК Стройдом» ҖЧҖ. Проектлаучы – «АБ «Алтын Тау» ҖЧҖ.
Яңа торак йорт «Социаль ипотека» дәүләт программасын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән.