ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе ТР Зеленодольск районында «Свияжск регионара мультимодаль логистика үзәге» сәнәгать паркы территориясендә урнашкан «Административ-көнкүреш өлеше белән склад комплексы. Төзелешнең II чираты» объектына проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.
Административ-көнкүреш өлеше кертелгән дүрт катлы объект төзелеше 2023 елның сентябрендә башланган һәм ике этапта бара.
Беренче этапта склад, котельная, автостоянка, дизель-генератор җайланмасы төзелгән. Проект нигезендә склад бинасы – турыпочмаклы, беренче чират белән элемтә өчен җир өсте аша чыгу урыны бар. Аның мәйданы 30 мең кв. метрдан да кимрәк.
Икенче этапта стеллаж җиһазлары (мезонин), лифт урнаштыру планлаштырыла.
Төзүче – «Казаньэкспресс Фулфилмент» ҖЧҖ. Техник заказчы – «Альянс» идарәче компаниясе ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Эферест» ТК» ҖЧҖ. Генераль проектчы – «Ваш Проект» ҖЧҖ.