ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Казан шәһәренең Вахитов районында Таҗи Гыйззәт урамындагы җир асты автостоянкасы булган торак комплекстагы яңа йортны тикшерә.
Объект төзелеше 2023 елның гыйнварында башланган. Йорттагы катлар саны алмашынучан – 3-4. Аның гомуми мәйданы 8000 кв. метрдан артык.
Вахитов районында яшәүчеләр өчен гомуми мәйданы 3130,90 кв. метр булган 43 фатир төзелгән.
Объектларны төзүче – «Тэкоресурс» МТ» ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «Орландо» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Родос» ҖЧҖ. Генераль проектчы – «Проектное Бюро Проектория» ҖЧҖ.