2023 елда федераль бюджеттан ярдәм катнашында коммуналь инфраструктураны модернизацияләү программасы старт алды. Аның буенча Россия төбәкләрендә 2 меңнән артык инженерлык челтәре төзелгән һәм модернизацияләнгән, хәбәр итә Россия Федерациясе төзелеш комплексы порталы.
Якын елларда Россия Төзелеш комплексы эшенең төп юнәлешләреннән берсе – коммуналь инфраструктураны модернизацияләү. Бу гражданнарыбызның уңайлылыгына, кәефенә һәм иминлегенә турыдан-туры йогынты ясый торган бик мөһим өлкә. Шул ук вакытта торак-коммуналь хуҗалык – зур игътибар һәм эш күләме таләп итә торган иң сизгер тармакларның берсе. Президент кушуы буенча 2030 елга Россиядә 20 миллион граждан өчен коммуналь хезмәтләрнең сыйфатын яхшыртуга ирешергә кирәк.
«Бу максатка ирешү өчен «Тормыш өчен инфраструктура» илкүләм проекты кысаларында тармакны модернизацияләү белән актив шөгыльләнәчәкбез. Шул ук вакытта билгеле бер нәтиҗәләр дә бар. Федераль бюджетны җәлеп итеп программа буенча ике ел эчендә коммуналь өлкәдә 1,1 меңнән артык чара гамәлгә ашырылган. 2023 елдан 2 мең километрдан артык коммуналь челтәр, шулай ук җитештерү билгеләнешендәге объектлар, шул исәптән котельныйлар, су алу корылмалары, чистарту корылмалары капиталь ремонтланган һәм реконструкцияләнгән», – диде РФ Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин.
Вице-премьер сүзләренә караганда, иң зур эш күләмен Смоленск өлкәсе башкарган, анда 209,2 км челтәр яңартылган һәм 6 объект файдалануга тапшырылган, аннан соң Свердловск (189,3 км), Чиләбе (137,8 км һәм ике объект) өлкәләре, Татарстан (128 км) һәм Башкортстан (115 км) республикалары килә.