ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Зелёная долина» торак комплексы. Төзелешнең 2 нче чираты. 1 нче корпус һәм 2 нче корпус» объектына проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.
Ике йорт та тугыз катлы. Беренче йортта – дүрт блок-секция, 141 фатир. Икенчесендә – ике блок-секция, 61 фатир. Шәһәр халкы өчен барлыгы 202 фатир әзер.
Йорт яны территориясе төзекләндерелгән, балалар һәм спорт мәйданчыклары белән җиһазландырылган.
Төзүче – «СЗ Зелёная долина» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Эверал» финанс төзелеш компаниясе» ҖЧҖ. Проектлаучы – «АртТехПроект» ҖЧҖ.