2025 елның 31 гыйнварында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Питрәч муниципаль районының Яңа Шигали авылында урнашкан «Йолдызчыклар» («Звёздочки») балалар бакчасына проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.
Балалар бакчасы «Царёво» торак районында урнашкан. Аның бинасы – ике катлы, кирпечтән, җылытылган һәм җилләтелә торган фасадлы. Фундаменты – монолит ростверкалы субайлы, түбәсе – суны эчке яктан агыза торган яссы төргәкле. Котельныйның гомуми мәйданы – 5754,40 кв. м.
Мәктәпкәчә белем бирү оешмасы 340 урынга исәпләнгән. Биредә балалар үсеше өчен барлык шартлар да тудырылган. Җиһазлар, җайланмалар һәм инвентарь сатып алынган. Территория төзекләндерелгән, анда балалар өчен уен мәйданчыклары урнашкан.
Объектны төзүче – «Главстрой Республики Татарстан» ДБУ. Техник заказ бирүче – «ТР Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ. Подрядчы – «Нео Строй» ҖЧҖ.
Проектлаучы – «Татинвестгражданпроект» төп территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» ДУП.
Яңа балалар бакчасы «Демография» илкүләм проекты кысаларында төзелгән.