ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге «ТЭМПО» КМК АҖ яңа җитештерү корпусын тикшерә

2025 елның 31 гыйнвары, җомга

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе тарафыннан Чаллы шәһәренең Моторная урамындагы 38нче йортта урнашкан 5нче җитештерү корпусы тикшерелә, аны төзүче – «ТЭМПО» КМК АҖ.

Объектның техник заказчысы – «Кама сынау үзәге» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «ТЭМПО» Кама металл конструкцияләр заводы».

5 нче номерлы җитештерү корпусының бинасы – бер катлы, терәк һәм киртәләү конструкцияләре материаллары – асма «сэндвич» панельләре, фундаментлары – монолит тимер – бетон ростверкалы субайлы, түбәсе – яссы. Аның гомуми мәйданы 5827,80 кв. метр тәшкил итә.

«ТЭМПО» Кама металлургия комбинаты – төзелеш арматурасы җитештерүче иң эре предприятие. Җитештерелә торган продукция күләме елына 500 000 тоннага җитә. Предприятие территориясендә сорт прокатлау һәм электр корыч эретү цехлары, ватык әзерләү бүлеге һәм газ чистарту участогы урнашкан. Ул тулысынча автоматлаштырылган һәм югары экологик нормаларга туры килә.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International