2025 елның 30 гыйнварында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Татарстан Республикасы, Лениногорск районы, Ялтау авылы янында урнашкан 390 баш эре мөгезле терлеккә исәпләнгән сөт-товар фермасының проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.
Төзелеш барышында гомуми мәйданы 7461,70 кв. метр булган бер катлы бина төзелгән. Объект составында сыер абзары, күчеш галереясе, санүткәргечле КПП, силос траншеясе, лагуналар, гомуми хуҗалык максатлары өчен мәйданчык бар.
Тзүче – «Август-Лениногорск» ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «Альянс» ИК ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Автотрансстрой» ҖЧҖ. Проектлаучы – «Квадр» ҖЧҖ.