ТР ДТК инспекциясенә ТР Икътисад министрлыгының Рәхмәт хаты тапшырылды

2024 елның 26 декабре, пәнҗешәмбе

2024 елның 26 декабрендә Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгында «Инспектор» мобиль кушымтасын гамәлгә кертү эшенә йомгак ясалды.

Чарада Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе коллективын Татарстан Республикасы Икътисад министрлыгының Рәхмәт хаты белән бүләкләделәр.

Нәтиҗәле хезмәте һәм Татарстан Республикасында тикшерүләр һәм профилактик чаралар үткәргәндә «Инспектор» мобиль кушымтасын куллануда актив катнашуы өчен рәхмәт белдерелде.

ТР Икътисад министрлыгының ведомство бүләге ТР ДТК инспекциясе башлыгының беренче урынбасары И.Ф. Сафиуллинга тапшырылды.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International