ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге Казанның Алексей Козин урамындагы паркинглы торак йортка ярашлылык бәяләмәсе бирде

2024 елның 24 декабре, сишәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе  Казанның Яңа Савин районы Алексей Козин урамындагы җәмәгать биналары һәм паркинглы торак йортка проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.

«Савин Сити-1» торак комплексында объект төзелеше 2022 елның гыйнварында башланган. Аның гомуми мәйданы 67000 кв.метрдан артык.

Төзелеш гомуми ике катлы стилобат белән берләштерелгән биш торак секциядән торган төркемнән гыйбарәт. Секцияләрнең катлары төрле, иң күбе – 24. Аларның урнашуы оптималь инсоляцияне тәэмин итәргә мөмкинлек бирә.

Стилобат өлешенә 50 урынлы балалар бакчасы төзелгән. Анда шулай ук торак секцияләренең үзәк керү төркемнәре, инженерлык инфраструктурасының техник бүлмәләре һәм ике катлы ябык җир өсте паркингы урнашкан. Паркингта стеллаж тибындагы механикалаштырылган парковка системалары каралган.

Торак йортта 573 фатир төзелгән. Фатирларның бер өлеше индивидуаль террасаларга ия. Кайбер фатирларда соңгы катларда шулай ук камин урнаштыру өчен урыннар каралган. Барлык торак фатирлар автомобильләрне саклау биналарыннан техник кат белән аерылган.

Объектны төзүче – «Садовое кольцо Казань» МТ ҖЧҖ. Техник заказчы – «СК Аскон Инжиниринг» ҖЧҖ. Проектлаштыручы – «БАДР» проект компаниясе» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «С.Т.С.» ҖЧҖ.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International