ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Түбән Каманың 35а микрорайонындагы «Перинаталь үзәге булган Түбән Кама балалар район хастаханәсе» ДАССУ 3 нче номерлы яңа балалар поликлиникасының проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.
Медицина учреждениесенең куәте – тәүлегенә 200 кеше. Анда участок педиатрлары, ашыгыч ярдәм кабинетлары, процедура кабинетлары һәм башкалар урнашачак.
Объектны төзүче - «Перинаталь үзәге булган Түбән Кама балалар район хастаханәсе» ДАССУ.
Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы.
Генераль подрядчы – «Евростиль» ҖЧҖ.
Генераль проектчы – «Татинвестгражданпроект» төп территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» ДУП.
Яңа балалар поликлиникасын төзү «Сәламәтлек саклау» илкүләм проектының «Сәламәтлек саклауның беренчел звеносын модернизацияләү» федераль проекты ярдәмендә мөмкин булган.