2024 елның 20 декабрендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Апас аграр көллияте» ДАҺБУ өчен ТР Апас муниципаль районының Апас штп., Полевая урамында урнашкан тулай торакның яңа бинасына проект документациясе таләпләренә туры килүгә бәяләмә бирде.
Тулай торак бинасы – кирпечтән, өч катлы, турыпочмаклы, подвалсыз. Түбәсе, тышкы яктан су агызу өчен оештырылып, иңкү. Яңа төзелешнең гомуми мәйданы 1873,40 кв. м тәшкил итә. Бинаны планлаштыру биналарның үзара уңайлы бәйләнешен һәм функциональ билгеләнеше буенча тиешле зоналарны тәэмин итә.
Беренче катта – гардероблы иркен вестибюль, тулай торак мөдире кабинеты, медицина кабинеты, торак бүлмәләр, кухнялар, мәдәни-массакүләм чаралар бүлмәсе, душ бүлмәләре, кер юу, буфет бүлмәләре, чиста һәм пычрак кер саклау бүлмәләре, инвентарь бүлмәсе, завхоз, персонал бүлмәләре, шәхси әйберләрне саклау камерасы, сервер бүлмәсе. Монда ук венткамералы инженерлык бүлмәләре, ИТП, су үлчәү төене, электр калканы урнашкан.
Икенче һәм өченче катларда – торак бүлмәләр, 12 һәм 3 кешелек гомуми кухня, душ бүлмәләре, санузеллар, юыну, кер юу бүлмәләре, тәрбияче, гигиена бүлмәләре, мөстәкыйль шөгыль бүлмәләре. Тулай торак өчен җиһазлар, җайланмалар һәм инвентарь сатып алынган. Аның йорт яны территориясе төзекләндерелгән.
Объектны төзүче – «Апас аграр көллияте» дәүләт автоном һөнәри белем бирү учреждениесе. Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы. Генераль подрядчы – «Аркада Строй Универсал» ҖЧҖ. Проектлаучы – «Порт» ҖЧҖ.
Уку йорты 1975 елның 1 октябрендә ТАССР Башлангыч һөнәри-техник белем бирү идарәсенең 22.07.1975 ел, №197 боерыгы белән авыл хуҗалыгы өчен квалификацияле кадрлар әзерләү максатында оештырыла. Хәзерге вакытта аның яхшы матди-техник базасы, квалификацияле педагогик коллективы, эш бирүчеләр белән тотрыклы элемтәләре бар, агросәнәгать комплексының әйдәп баручы белгечләре белән нәтиҗәле хезмәттәшлек итә.