Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районында Сеин елгасы аша күпер реконструкцияләнде

2024 елның 19 декабре, пәнҗешәмбе

2024 елның 19 декабрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе әлеге объектка проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде: 

- Татарстан Республикасы Питрәч муниципаль районында Казан-Шәмәрдән автомобиль юлында, 56+021 чакрымда Сеин елгасы аша күперне реконструкцияләү.

Объект составында: бер аралыклы күпер, арадаш төзелеш – тимер-бетон балоклы, яр терәкләре, субайлар, рәшәткәләр, терәк җисеме, ригель, шкаф стенасы, подферменниклар, күпер өслеге, су агызу системасы, күперне якын килү юллары белән тоташтыру, төзекләндерү һәм хәрәкәт иминлеге, тышкы яктырту.

Төзүчесе булып «Татарстан Республикасы Транспорт һәм юл хуҗалыгы министрлыгы каршындагы Татарстан юл-транспорт комплексын карап тоту һәм үстерү баш идарәсе» ДКУ («Главтатдортранс» ДКУ) тора. Генераль проектлаучы – «ПКБ «Опора» ҖЧҖ. Генподрядчы – «ДСК «Велес» ҖЧҖ.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International