«Сәламәт ил үсешенә инвестицияләр. Иң яхшы корпоратив практикалар-2025» конкурсы турында

2024 елның 18 декабре, чәршәмбе

2025 елда ел саен үткәрелә торган «Сәламәт ил үсешенә инвестицияләр. Иң яхшы корпоратив практикалар-2025» VI Бөтенроссия конкурсы узачак.  Чараның инициаторы – Сәламәтләндерү туризмы һәм корпоратив сәламәтлек ассоциациясе.

Ассоциациянең төп бурычларыннан берсе – Россия предприятиеләренең спорт-сәламәтләндерү программаларын үстерүгә, сәламәтлекне саклауга, уңайлы хезмәт шартлары булдыруга, хезмәткәрләрнең һәм аларның гаилә әгъзаларының – төбәкләрдә яшәүчеләрнең, илебез гражданнарының сәламәт яшәү рәвешен формалаштыруга юнәлтелгән иң яхшы инициативаларына ярдәм итү һәм аларны популярлаштыру.

«Сәламәт ил үсешенә инвестицияләр. Иң яхшы корпоратив практикалар-2025» конкурсы РФ Президенты Владимир Путин тарафыннан, шул исәптән «Дәвамлы һәм актив тормыш» һәм «Кадрлар» яңа илкүләм  проектларында, билгеләнгән берничә өстенлекле юнәлешне берләштерә. 

Конкурс нәтиҗәләре җиңүчеләрне бүләкләү тантанасында игълан ителәчәк, ул 2025 елның 9 июлендә Мәскәүдә шул ук исемдәге форумның финалында узачак.

Катнашуга һәм конкурс проектларына гаризалар 2025 елның 28 мартына кадәр кабул ителә.

► Тулырак мәгълүмат белән проектның рәсми битендә танышырга мөмкин: https://aotrf.ru/hr/

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International