Казанның «Лето» торак комплексындагы яңа йорт ярашлылык бәяләмәсе алды

2024 елның 18 декабре, чәршәмбе

2024 елның 18 декабрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе  Казан шәһәренең Совет районындагы «Лето» торак комплексында 6 номерлы  яңа йортка проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.

Сигез секцияле торак йорт Константиновка авылы янында урнашкан. Торак булмаган биналарның гомуми мәйданы 19441,20 кв. м тәшкил итә. Аның катлары – 6-9.

Фатирлар саны – гомуми мәйданы 9890,40 кв. м булган 214. Проектта шулай ук халыкның аз хәрәкәтләнүче төркемнәренә торак йортның 1 нче катына лифтның төп утырту мәйданчыгына кадәр барып җитү каралган. 130 урынлы җир асты автостоянкасы бар.

Объектны төзүче – «СтройУслуги-1» МТ ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «УСК «Стандарт» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Белый барс» ҖЧҖ. Генераль проектчы – «АПБ «Аркитект бай Унистрой» ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International