Базарлы Матак авылында социаль ипотека буенча торак йорт төзелде

2024 елның 17 декабре, сишәмбе

2024 елның 17 декабрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Әлки районы, Базарлы Матак авылы, Филипов ур., 2 йорт адресы буенча урнашкан яңа торак йортка проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.

Өч катлы йорт бинасы – кирпечтән, тышкы инженерлык челтәрләре, фундаментлары – тасма монолит, түбәсе – иңкү.  

Яңа йортта 12 фатир бар, аларның гомуми мәйданы 569,50 кв. метр тәшкил итә.

Капиталь төзелеш объектларын төзүче булып «Татарстан Республикасы Рәисе каршындагы Дәүләт торак фонды» коммерциясез оешмасы тора.

Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы.

Генераль подрядчы – «Народный Дом» ҖЧҖ.

Яңа торак йорт «Социаль ипотека» дәүләт программасын һәм «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында төзелгән.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International