2024 елның 17 декабрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә вакантлы вазыйфаларны биләүгә конкурс булды.
Чараны республика ведомствосының дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге оештырды.
Конкурс комиссиясе тарафыннан Хокукый эш һәм өлешле төзелешне контрольдә тоту идарәсенә, тикшерүләр һәм сынаулар үткәрүгә күзәтчелек буенча территориаль идарәгә, Инспекциянең Казан шәһәре, Көнчыгыш, Көньяк-көнчыгыш һәм Көнбатыш территориаль идарәләренә вакантлы вазыйфаларны биләүгә 14 кандидат каралды.