Казанда Сапугольцев утары реставрацияләнде

2024 елның 17 декабре, сишәмбе

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казанның тарихи өлешендә урнашкан XVIII – XIX гасырларның реставрацияләнгән һәм реконструкцияләнгән утарының проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде (Рәхмәтуллин/Профсоюзная ур., 8/11 й., литерлар 3, 5).

Бина ике катлы, турыпочмаклы формада, дворяннар җыены кунакханәсенең тышкы стенасына якын урнашкан. Элек биредә ат абзары һәм кареталар булган, ә өске катта – киптергечләр.

Сапугольцев утары буларак билгеле төбәк әһәмиятендәге мәдәни мирас объектын торгызу 2021 елның сентябрендә башланган. Фасад, бизәкләү эшләре, инженерлык челтәрләрен монтажлау, территорияне төзекләндерү эшләре башкарылган.

Төзүче – «Прогресс» ҖЧҖ. Техник заказ бирүче – «АК БАРС Инжиниринг» ҖЧҖ. Генподрядчы – «АК Барс Строй» ПТК ҖЧҖ.

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International