Бу көннәрдә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Татарстан Республикасы Зеленодольск муниципаль районының Осиново авылындагы «Достояние» торак комплексында төзелешнең беренче чиратындагы өч яңа йортның проект документациясе таләпләренә туры килүен тикшерә.
Объектлар төзелеше 2022 елның җәендә башланган. 2 нче йортта – 38, 3 нче йортта 227 фатир төзелгән. Ике йорт та бишәр катлы. 5 нче йортта – тугыз кат, фатирлар саны – 67.
Йортларны төзүче – «Горизонт» МТ ҖЧҖ. Техник заказчы булып «Ильтаир» ҖЧҖ тора. Генераль подрядчы – «Лэнд» ҖЧҖ. Генераль проектчы – «Архистудио» ҖЧҖ.
Яңа йортларны файдалануга тапшыру нәтиҗәсендә «Достояние» торак комплексы киңәя. Искәртеп узабыз, узган елның декабрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе әлеге торак комплексының 1, 4, 6 нчы күпфатирлы йортларына ярашлылык бәяләмәсе биргән иде.