Төзүче көне белән!

2024 елның 11 августы, якшәмбе

Хөрмәтле төзүчеләр!

Хөрмәтле төзелеш тармагы ветераннары!

Дуслар, хезмәттәшләр!

Сезне чын күңелдән якынлашып килүче һөнәри бәйрәмегез – Төзүчеләр көне белән котлыйм! Барыбызга да мәгълүм: халык арасында төзүче һөнәре һәрвакыт олы хөрмәткә лаек булган һәм бу – хәзер дә шулай.

Сез үзегезнең фидакарь хезмәтегез белән торак комплекслар һәм сәнәгать оешмалары, мәктәпләр һәм хастаханәләр төзисез, күперләр саласыз, магистральләр һәм коммуникацияләр сузасыз, архитектур шәһәр төзелешенә нигез саласыз.

Хезмәтегез һәм тырышлык күрсәтүегез өчен чын күңелдән рәхмәт! Сезгә нәтиҗәле хезмәт юлдаш булсын һәм кызыклы проектларыгызның уңышлы гына тормышка ашырылуын телим! Тормышыгыздагы бәхет кирпечләре көннән-көн чыдамлырак һәм ныклырак булып төзелсен! Ышаныч һәм шатлык диварлары какшамассын!

Әлеге җиңел булмаган заманда сезгә ныклы сәламәтлек, сабырлык, рух көрлеге, тынычлык, гаиләләрегезгә иминлек теләп калам!

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге

инспекциясе җитәкчесе

В.Р. Нәҗмиев

 

 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International