2024 елның 10 июлендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Альянс» идарәче компаниясе ҖЧҖ Свияжск төбәкара мультимодаль логистика үзәге өчен инженерлык һәм юл инфраструктурасы объектлары төзелешенең 2 этабы өчен проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.
Объектка техник заказ бирүче булып «Татарстан Республикасының Төп инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ тора. Генераль подрядчы – «Аир-Газ» төзелеш компаниясе» ҖЧҖ.
Свияжск төбәкара мультимодаль логистика үзәге составында ЛОС-1, ЛОС-2, 2 нче проездны үз эченә алган мәйданчык эчендәге юл проектлана һәм төзелә, автопарковка мәйданы киңәйтелә, аның юл катламы конструкциясе көчәйтелә, хуҗалык-эчү һәм янгынга каршы суүткәргечләр, газүткәргеч төзелә, булачак резидентлар участоклары чикләренә кадәр хуҗалык-көнкүреш һәм явым-төшем сулары канализациясе җайга салына, электр белән тәэмин итү һәм элемтә челтәрләре, электр яктырту монтажланган.
Свияжск төбәкара мультимодаль логистика үзәге республиканың Зеленодольск районында, Иделнең уң ярында, Свияжск тимер юл станциясе янында урнашкан. Объектның гомуми мәйданы – 244,5 га.
Аны булдыру – Татарстан территориясендә «Көнбатыш-Көнчыгыш» һәм «Төньяк-Көньяк» халыкара коридорлары буенча йөк агымын үстерү һәм хезмәт күрсәтү максатыннан гамәлгә ашырыла торган иң эре инфраструктура проектларының берсе.
Проектны алга таба гамәлгә ашыру порт, контейнер һәм склад зоналары, йөк транспорты өчен тукталышлар, техник хезмәт күрсәтү комплекслары, административ-сервис үзәге һәм башка инфраструктура булдыруны күздә тота.