Казанның Кол Гали урамындагы торак йортка ярашлылык бәяләмәсе алды

2024 елның 28 июне, җомга

ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Казан шәһәренең Идел буе районындагы Кол Гали урамындагы яңа торак йортына проект документациясе таләпләренә туры килүе турында бәяләмә бирде.

Объект төзелеше 2021 елның ноябрендә башланган. Бинаның гомуми мәйданы – 15650,90 кв. м. Катлар саны – 10. Фатирлар саны – 216, аларның гомуми мәйданы – 9520,50 кв. м.

Торак йортны төзүче – «Изумрудный» МТ ҖЧҖ. Генераль подрядчы  – «БигТау Строй-Инвест» ҖЧҖ. Генераль проектчы – «Проектория» ҖЧҖ.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International