ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре чаңгы юлына чыкты

2024 елның 10 феврале, шимбә

2024 елның 10 февралендә Казанда, Россиянең күп кенә шәһәрләрендәге кебек үк, XLII Бөтенроссия массакүләм чаңгы узышы узды. Традицион чара «Демография» илкүләм проектының «Спорт – яшәеш нормасы» федераль проектын гамәлгә ашыру кысаларында оештырылды.

Чаңгы ярышлары Россиядә массакүләм һәм популяр спорт төрләренең берсе булып санала, чөнки елның 12 аеның 6 ае – карлы. Һәвәскәрләрчә шөгыльләнү һәм үз сәламәтлегеңне саклау өчен чаңгы зур матди чыгымнар таләп итми, шуңа күрә алар белән һәркем теләсә кайсы яшьтә дә шөгыльләнә ала. «Чаңгы өчен бөтен яшь тә туры килә» дип юкка гына әйтмиләр бит. Мәсәлән, узган елгы Бөтенроссия массакүләм чаңгы узышында Читада бер яшьлек бала стартка чыккан, ә Гусь-Хрустальныйда иң өлкән катнашучыга 91 яшь булган! Моның бары тик җылы кием, чаңгы, таяк, чаңгы өчен аяк киеме һәм иң мөһиме – теләк кенә кирәк булачак!

Ләкин Татарстан башкаласына әйләнеп кайтык. Казанда ярышлар Горки-Әмәт урманы, Гаврилов урамындагы Казансу елгасы бассейны, Нагорный бистәсе, Юдино бистәсендәге «Локомотив» стадионы, Дәрвишләр бистәсендәге Комсомол күле кебек мәйданчыкларда узды. Мирный бистәсендәге чаңгы-биатлон комплексы төп ярышларны – 5 һәм 10 километрга профессиональ йөгерүләрне, шулай ук 2,5 километрга гаммәви йөгерүне кабул итте.

Безнең ил өчен уникаль булган чаңгыда катнашкан ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге хезмәткәрләре фикеренчә, спорт ярышлары иң югары дәрәҗәдә узды. «Горки-Әмәт урманы, кышкы тизлек ярышларын яратучыларны җыеп, эмоцияләрдән шаулап торды, бирегә әти-әниләре белән килгән балалар да күп иде. Гаилә елында бу аеруча сөендерә», – дип үз тәэсирләре белән уртаклашты ТР ДТКИ Казан шәһәре буенча территориаль органының 3нче бүлеге өлкән белгече Айдар Гарифҗанов.

«Беренче чиратта чараны оештыру һәм үткәрү өстендә эшләгән һәркемгә – аеруча Татарстан Республикасы Спорт министрлыгына, Казан шәһәре Башкарма комитетына әлеге искиткеч спорт төреннән ләззәт алу мөмкинлеге өчен рәхмәт сүзләрен әйтәсем килә. Без бик яхшы ял иттек һәм бик күп уңай эмоцияләр алдык. Куелган максатларга ярашлы рәвештә, илебез гражданнарының ким дигәндә 70% даими рәвештә физкультура һәм спорт белән шөгыльләнергә тиеш. Ярышларда яңа шөгыльләнә башлаган чаңгычылар һәм һәвәскәрләрнең профессионаллар белән бертигез шартларда катнашу мөмкинлеге – һәркем өчен актив яшәү рәвеше булуын аңлата. Кешеләрнең үз гаиләләре белән килүе бик сөендерде: үз сәламәтлекләре өчен җаваплылыкны балачактан ук тәрбияләргә кирәк, бары тик шулай гына бөтен халыкның иминлеген тәэмин итәргә мөмкин. Илдә физик культураны үстерү – милләтне сәламәт итүгә илтә торган иң дөрес юл. Әлеге проект бүген казанлыларның күпчелегенең шушы юлдан баруын күрсәтте!» – дип шәрехләде республика ведомствосының күзәтчелек буенча көньяк-көнчыгыш территориаль органының 2нче бүлеге өлкән белгече Айдар Мифтахов. Без, әлбәттә, аның сүзләренә кушылабыз.

Һәм бераз статистика. «Россия чаңгы юлы» – катнашучылар саны буенча Россиядә генә түгел, Европада да иң зур чаңгы ярышы. Ел саен илнең 70тән артык субъектыннан 500 меңнән артык кеше стартка чыга.  Ярышлар 1982 елдан бирле үткәрелә. Ярышка профессиональ спортчылар да, һәвәскәрләр дә кертелә.

Әйе, елдан-ел чаңгы узышларының җанатарлары чаңгының искиткеч күңел ачу, шөгыль һәм актив ял булуына инаналар. Бөтен гаилә өчен аеруча да!

Ярар, «Россия чаңгы юллары-2024» булып узды!  «Чаңгы юлы-2025» чарасында яңа очрашуларга кадәр!

Фотода: Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе хезмәткәрләре Айдар Мифтахов һәм Айдар Гарифҗанов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International