Россиянең 42 төбәгендә 215 объект 2023 елда инфраструктура бюджет кредитлары хисабына кертелгән

2024 елның 15 гыйнвары, дүшәмбе

Хөкүмәт төбәкләрдә гражданнар өчен уңайлы шартлар булдыруда системалы эш алып бара. Шул исәптән моңа инфраструктура бюджет кредитлары механизмы (ИБК) ярдәм итә, аның ярдәмендә 2023 елда 200дән артык объект кертелгән, дип хәбәр итә Россия Федерациясе төзелеш комплексы порталы.

«Инфраструктура төзелеше безнең өстенлекле бурычларның берсе булып тора. Ул төбәкләрнең тотрыклы социаль-икътисадый үсешен тәэмин итәргә тиеш, бу гражданнарның тормыш дәрәҗәсен күтәрүгә турыдан-туры йогынты ясый. Инфраструктура бюджет кредитлары нәтиҗәле инструментларның берсе булып тора. Узган ел алар ярдәмендә без гаять зур эш башкардык: 42 төбәктә 215 объект файдалануга тапшырылды. Проектларның яртысыннан артыгы торак-коммуналь хуҗалыкны модернизацияләүгә юнәлдерелде. Моннан тыш, 638 җәмәгать транспорты берәмлеге яңартылды. Быел инфраструктураны үстерү эше дәвам итәчәк», – дип хәбәр итте Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе урынбасары Марат Хөснуллин.

Вице-премьер 2023 елда ИБК хисабына 130 торак-коммуналь хуҗалык объекты кертелүен, шул исәптән 742,5 км челтәр төзелүен, реконструкцияләнүен һәм ремонтлануын билгеләп узды. Гомуми озынлыгы 107,2 км булган 41 юл инфраструктурасы объекты файдалануга тапшырылган. 23 социаль билгеләнештәге объект төзелгән, алар арасында 4,3 мең бала өчен 17 балалар бакчасы һәм 4,1 мең укучыга исәпләнгән дүрт мәктәп бар. Шулай ук 14 транспорт инфраструктурасы объекты, 4 туристлык һәм 3 сәнәгать технопарклары һәм махсус икътисадый зоналар инфраструктурасы файдалануга тапшырылган.

2022 елдан Россиядә ИБК кулланып 252 объект кертелгән, төбәкләргә 1429 җәмәгать транспорты берәмлеге җиткерелгән.

Әлеге механизмның кирәклеген исәпкә алып, аның дәвамында Хөкүмәт Президент кушуы буенча махсус казна кредитлары программасын башлап җибәрә.

«Әлеге механизмнар төбәк үсеше өчен иң мөһим механизмнарның берсе булды. Аларның югары социаль әһәмияте гражданнарның тормышы өчен уңайлы шартлар тудыру белән генә түгел, ә аларны яңа эш урыннары белән тәэмин итү, шулай ук субъектларга бюджеттан тыш финанслау чыганакларын җәлеп итү белән дә бәйле. Узган ел гына барлыкка килгән махсус казна кредитлары буенча 49 төбәктә 1388 автобус кабул ителде һәм маршрутларга чыгарга әзер. Моннан тыш, Архангельскида җылылык челтәренә капиталь ремонт ясалды, Смоленск өлкәсенең Печерск авылында һәм аның янында явым-төшем агынтыларын чистарту корылмалары төзелде», – диде «Территорияләрне үстерү фонды» ППК генераль директоры Илшат Шаһиәхмәтов.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International