Казанда 60 урынга исәпләнгән хоспис төзелде

2023 елның 27 декабре, чәршәмбе

📝 2023 елның 27 декабрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Казан шәһәрендә 60 урынга исәпләнгән хоспис бинасы төзелеше» объектына проект документлары таләпләренә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе бирде.

Объект – ике катлы. Бинаның гомуми мәйданы – 8754,80 кв. метр.

Төзүче – Анжела Вавилова исемендәге ТР Лейкемия белән авыручы балаларга ярдәм итү Төбәк иҗтимагый хәйрия фонды.

Техник заказчы – «Татарстан Республикасының Төп инвестиция-төзелеш идарәсе» дәүләт казна оешмасы.

Генераль подрядчы – «СпецстройСервис» ҖЧҖ.

Генераль проектчы – «Татинвестгражданпроект» төп территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» ДУП. 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International