2023 елның 1 сентябреннән капиталь төзелеш объектларын төзегәндә, реконструкцияләгәндә, капиталь ремонтлаганда башкару документларын алып бару тәртибе

2023 елның 13 сентябре, чәршәмбе

Татарстан Республикасы Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгы хәбәр иткәнчә, Россия Федерациясе Төзелеш һәм торак-коммуналь хуҗалык министрлыгының «Капиталь төзелеш объектларын төзегәндә, реконструкцияләгәндә, капиталь ремонтлаганда башкару документациясе составын һәм аны алып бару тәртибен раслау турында» 16.05.2023 ел, № 344/пр боерыгы белән Башкару документациясе составы тәгаенләштерелә, аны алып бару тәртибе конкретлаштырыла, шул исәптән электрон документлар, тәкъдим ителә торган документларның үрнәкләре билгеләнә.

Боерык 2023 елның 1 сентябреннән үз көченә керде һәм 2029 елның 1 сентябренә кадәр гамәлдә булачак. Боерык капиталь төзелеш объектларын төзегәндә, реконструкцияләгәндә, капиталь ремонтлаганда төзүче, техник заказчы,  бинаны, корылманы куллану өчен җаваплы зат, региональ оператор карары нигезендә башкару документларын кәгазьдә яки кәгазь дубликатын ясамыйча электрон документлар формасында алып баруны билгели.

Кәгазьдә башкару документациясе алып барылган очракта, башкару документациясе экземплярлары саны әлеге документациягә кул куючы затлар санына туры килергә тиеш.

Капиталь төзелеш объектларын төзүче, техник заказчы, бинаны, корылманы эксплуатацияләү өчен җаваплы зат, региональ оператор  башкару документациясе исемлеген билгели һәм раслый.

Капиталь төзелеш объектларын төзүне, реконструкцияләүне, капиталь ремонтлауны гамәлгә ашыручы зат төзүче, техник заказчы, бинаны, корылманы эксплуатацияләү өчен җаваплы зат, региональ оператор тарафыннан расланган исемлеккә ярашлы рәвештә башкару документациясен формалаштыра һәм алып бара.

Электрон документлар тикшерү ачкычы сертификаты электрон формада дәүләт һәм муниципаль хезмәтләр күрсәтү өчен кулланыла торган мәгълүмат системаларының мәгълүмати-технологик үзара бәйләнешен тәэмин итүче инфраструктурада булдырылган һәм кулланыла торган  көчәйтелгән квалификациясез электрон имза белән яки көчәйтелгән квалификацияле электрон имза белән таныклана.

Электрон документлар формасындагы башкару документациясе xml форматындагы файллар рәвешендә формалаштырыла һәм тәкъдим ителә. Мондый форматта документлар формалаштыру схемалары Россия Төзелеш министрлыгының рәсми сайтында урнаштырыла һәм урнаштырылганнан соң өч ай узгач гамәлгә кертелә.

Әгәр Россия Төзелеш министрлыгының рәсми сайтында Интернет челтәрендә xml-схема булмаса, башкару документациясе түбәндәге форматларда бирелә:

- doc, docx, odt – текстлы эчтәлеге булган документлар өчен, формулалар кертелмәгән;

- PDF – текстлы эчтәлекле документлар өчен, шул исәптән формулалар һәм (яки) график сурәтләр, шулай ук график эчтәлекле документлар өчен.

«Сәнәгый Россиясенең цифрлы индустриясе» VIII конференциясе йомгаклары буенча Россия Федерациясе Хөкүмәте Рәисе М.В. Мишустинның 2023 елның 26 июнендәге № ММ-П10-7879 йөкләмәләре исемлегенең 11 пунктын үтәү йөзеннән, Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының «Татарстан Республикасы бюджеты акчалары хисабына финанслана торган капиталь төзелеш объектларын төзегәндә һәм реконструкцияләгәндә башкару документациясен формалаштыру һәм алып бару үзенчәлекләре турында»  карары проекты әзерләнгән, аңа ярашлы рәвештә 2024 елның 1 апреленнән башкару документациясен электрон рәвештә формалаштыру һәм алып бару мәҗбүри булачак. Хәзерге вакытта күрсәтелгән Татарстан Республикасы Министрлар кабинеты карары проекты билгеләнгән тәртиптә килештерелә.

♦ Капиталь төзелеш объектларын төзегәндә, реконструкцияләгәндә, капиталь ремонтлаганда башкару документларын алып бару тәртибе Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе сайтының «Мөһим мәгълүмат» бүлегендә 2023 елның 1 сентябреннән башлап урнаштырылган:

https://gsn.tatarstan.ru/vazhnaya-informatsiya.htm 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International