«Россия Федерациясе дәүләт граждан хезмәте турында» 2004 елның 27 июлендәге 79-ФЗ номерлы Федераль законның (алга таба – Федераль закон) 14 статьясындагы 2 өлеше нигезендә граждан хезмәткәре эш бирүче вәкиленә алдан ук хәбәр итеп, түбәндәге шартларны үтәгән очракта түләүле баәка эшне башкарырга хокуклы:
- эшкә алучы вәкиленә, эшне башкара башлар алдыннан, түләүле башка эш башкару нияте турында хәбәр итү;
- түләүле башка эшне башкару мәнфәгатьләр каршылыгына китерергә тиеш түгел, ягъни мәнфәгатьләр каршылыгын булдырмый калу һәм җайга салу чараларын күрү бурычларын күздә тоткан вазыйфаны били торган затның шәхси (турыдан-туры яисә читләтеп) кызыксынуы әлеге эшне башкарганда аның тарафыннан вазыйфаи (хезмәт) бурычларын тиешенчә, объектив һәм риясыз башкаруга (вәкаләтләрне гамәлгә ашыруга) йогынты ясый торган яки ясый алырлык булмаска тиеш;
- Федераль законның 16 һәм 17 статьяларында билгеләнгән, гражданнар хезмәтенә бәйле чикләүләрне һәм тыюларны үтәү;
- Федераль законның 18 статьясында каралган, граждан хезмәткәренең хезмәт тәртибенә карата таләпләрне үтәргә;
- Федераль законның 19 статьясында каралган, граждан хезмәтендә мәнфәгатьләр каршылыгын җайга салуга кагылышлы таләпләрне үтәргә.
Граждан хезмәткәре тарафыннан түләүле башка эш хезмәт килешүе һәм (яки) граждани-хокукый килешү (авторлык килешүе, түләүле хезмәтләр күрсәтү килешүе һ.б.) нигезендә гамәлгә ашырылырга мөмкин. Бу очракта хезмәт килешүе төзү Россия Федерациясе Хезмәт кодексының «Өстәмә эш алып бара торган затларның хезмәтен җайга салу үзенчәлекләре» дигән 44 бүлегендә каралган үзенчәлекләрне исәпкә алып гамәлгә ашырыла – хезмәткәр тарафыннан төп эштән буш булган вакытта хезмәт килешүе шартларында даими рәвештә түләүле башка эш башкарыла.
Түләүле башка эшне башкару чоры беткәч, эшчәнлек төре, характеры, урыны һәм эш шартлары үзгәртелгән (өстәмәләр кертелгән) очракларда, түләүле башка эш белән яңадан шөгыльләнү нияте турында граждан хезмәткәре бу хакта җитәкчесенә өстәмә рәвештә хәбәр итә.
Түләүле башка эшне башкару турында җитәкчегә хәбәр итмәгән яисә тиешенчә хәбәр итмәгән өчен граждан хезмәткәре гражданлык хезмәте турындагы Россия Федерациясе законнарында каралганча җаваплы була.
Башка түләүле эш башкару нияте турында белдерү граждан хезмәткәре тарафыннан форма нигезендә язмача төзелә. Хәбәр итү тәртибе ТР ДТК инспекциясенең 22.04.2020 ел, № 38 боерыгы белән расланган.