2022 елның 3 декабрендә Россиядә Юристлар көне билгеләп үтелә. Бу – адвокатлар, судьялар, хокук яклаучылар, тикшерүчеләр, прокурорлар, нотариуслар, юрисконсультантларның һөнәри бәйрәме. Безнең илдә ул рәсми дәрәҗәдә 15 нче тапкыр уза.
Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә югары юридик белемле белгечләр эшли. Хокукый эш һәм өлешле төзелешне тикшерүдә тоту идарәсен Ш.Н. Рәимов җитәкли.
Коллегаларыбызны якынлашып килүче һөнәри бәйрәм белән котлыйбыз! Закон сәхифәләре һәрвакыт сезнең яклы булсын! Һәр эшегездә эштә уңышлы кулланылачак файдалы тәҗрибә табылсын! Акыл көрлеге һәм тиз арада уйлап эш итә белү Сезгә үз эшегезнең чын профессионаллары булырга ярдәм итсен. Сезгә ныклы сәламәтлек, бәхет һәм уңышлар телибез!
Бәйрәм тарихы
3 декабрь Россия империясендә Октябрь революциясенә кадәр профессиональ юристлар бәйрәме була. 1917 елдан соң хокук белгечләрен хөрмәтләү традициясе юкка чыга. Ул 2008 елда торгызыла. Бәйрәмне яңарту инициаторы – Мәскәүнең өлкә Думасы. Аның депутатлары Россия юристлары берләшмәсенә тәкъдим белән мөрәҗәгать итәләр. Моңа кадәр илдә аерым категория юристларның бәйрәм көннәре генә билгеләп үтелә: Прокуратура хезмәткәре көне, Юридик хезмәт белгече көне. Барлык хокук белгечләре хөрмәтенә бердәм бәйрәм булмый. 2008 елның 29 гыйнварында Дума депутатлары инициативасын РФ Хөкүмәте Рәисенең беренче урынбасары Д.А. Медведев хуплый. 2008 елның 4 февралендә Россия Федерациясе Президенты В.В. Путин 130 нчы Указны кабул итеп, Юристлар көнен гамәлгә куя. Бәйрәм датасы 1864 елның 3 декабрендә Россия империясендә суд реформасының нигезе булган законнар һәм суд уставлары кабул итүгә багышланган.
♦ Фотода: юридик бүлекнең әйдәп баручы киңәшчесе А.Ю. Алексеев, юридик бүлек башлыгы Л.Т. Булатова, Хокукый һәм өлешле төзелешне тикшерүдә тоту идарәсе башлыгы Ш.Н. Рәимов, административ практика бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе И.С. Шикалёва, административ практика бүлегенең өлкән белгече Е.Р. Малясова, административ практика бүлегенең әйдәп баручы консультанты Л.Р. Әбдерәшитова, юридик бүлекнең әйдәп баручы киңәшчесе Э.Р. Садриева.