ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе Әлмәт шәһәре, Гафиатуллин урамы, 62 йорт адресы буенча урнашкан инженер челтәрле торак йорт – тәмамланган төзелеш объектын тикшерә.
Аны төзүче – «Еврострой» ҖЧҖ. Оешма төзелешкә 2020 елның мартында керешә. Техник заказчы – «ГлавСтройТрест» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Первая Линия» ТК ҖЧҖ.
Агымдагы елның языннан биредә бинаның җир өсте өлешендәге конструкцияләрне (эчке бизәкләү эшләре, фасад эшләре, эчке инженерлык челтәрләрен: җылыту, вентиляция, су белән тәэмин итү, электр белән тәэмин итү, аз агым системаларын) монтажлау һәм җир асты паркингын монтажлау эшләре алып барыла. Хәзерге вакытта барлык төзелеш эшләре дә тәмамланган.
Тыштан җылытылган һәм штукатуркасы булган яңа кирпеч йортта – 15-16 кат, гомуми мәйданы 8691,4 0 кв. метр булган 136 фатир бар.
Тикшерү уңай нәтиҗә алган очракта, өлешле төзелеш объектына ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясеннән проект документлары таләпләренә туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк.