2022 елның 3-12 декабрендә Россия юристлары берләшмәсе VI Бөтенроссия хокукый (юридик) диктантын үткәрәчәк. Катнашучылар юрдиктант.рф рәсми порталында рус телендә дә, берничә чит тел: португал, кытай һәм инглиз телләрендә дә диктант яза алачак.
Диктант 14 яшьтән өлкәнрәк гражданнарга исәпләнгән. Сорауларның төп темасы: Россия Федерациясе Конституциясе, хезмәт, гражданлык, гаилә хокуклары, ватандашлар хокуклары.
Диктант 40 сораудан тора, җаваплар өчен 60 минут вакыт бирелә. Сорауларның ике варианты эшләнгән: «Төп» һәм «Профессиональ». Быел платформага танылган юристлардан, дәүләт һәм җәмәгать эшлеклеләреннән видеосораулар да өстәләчәк.
Тест тәмамлангач, һәр катнашучы шәхси нәтиҗә белән диктант узу турында сертификат ала, шулай ук хаталар буенча мәгълүмат материалларын да күрә алачак.
Ел саен 12 декабрьдә, Россия Федерациясе Конституциясе көне уңаеннан, «Гражданин» иҗтимагый хәрәкәте «Россия Федерациясе Конституциясен белү буенча Бөтенроссия тесты» акциясен үткәрә, анда 12 яшьтән өлкәнрәкләр катнаша.
Акция халыкның хокукый белемнәрен арттыруга, үзләренең гражданлык хокукларын һәм бурычларын аңлауга, ватанпәрвәрлек, закончалык һәм дәүләтчелеккә хөрмәт лаеклы урын алып торган гадел җәмгыять булдыруга юнәлдерелгән. Акция онлайн-форматта гражданин.дети платформасында Россия сервер зонасында үткәрелә.
РФ Конституциясен белү буенча VII Бөтенроссия тестында барлык теләүчеләр: җәмәгать берләшмәләрендә катнашучылар, дәүләт һәм гражданлык хезмәткәрләре, җәмәгатьчелек фикере лидерлары, югары уку йортлары студентлары һәм гомуми белем бирү оешмалары һәм урта һөнәри белем бирү учреждениеләре укучылары катнаша ала.
Акция материаллары беренче тапкыр «Мөһим әйберләр турында сөйләшүләр» дигән дәрестән тыш дәресләр циклындагы методик кулланмалар составына керәчәк. Һәр катнашучы шәхси хокукый белем дәрәҗәсен бәяләргә мөмкинлек бирә торган сертификат алачак һәм акциянең мәйданчык кураторларына объектив хисап формалаштырырга мөмкинлек бирәчәк.
► Диктант язарга: https://юрдиктант.рф
► Тест узарга: https://гражданин.дети