ТР ДТК инспекциясендә Әниләр көненә багышланган балалар иҗаты күргәзмәсе оештырылды

2022 елның 25 ноябре, җомга

Татарстан Республикасының Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең төп бинасында булачак Әниләр көненә багышланган балалар иҗаты күргәзмәсе ачылды.

Әлеге вакыйга алдыннан ТР ДТК инспекциясенең документлар белән тәэмин итү һәм оештыру эше бүлеге тарафыннан әти-әниләре, апалары, абыйлары, әби-бабалары ведомствода эшли торган яшь рәссамнар өчен иҗади конкурс игълан ителгән иде.

Балалар бик тырышканнар, чөнки аларның һәрберсе үз әнисен иң яхшысы дип саный! Әйе, кайдадыр өлкәннәр дә ярдәм иткән. Тик карагыз әле, Агата Коклюгина, Сәидә Фәттахова һәм Дамир Байбиковка нибары дүрт кенә яшь!  Барлык эшләр дә мәхәббәт белән сугарылып, ихлас бала йөрәгеннән эшләнгән. Әниләр үз балалары белән горурлана ала!

Инспекциянең Көньяк-Көнчыгыш территориаль органы коллективын аерым билгеләп үтәсе килә. Өлкәннәр балаларны шулкадәр кызыксындырганнар ки, төсле карандашлар һәм фломастерлар белән буялган ун әсәр тәкъдим иткәннәр. Кыскасы, афәрин!

Барлык егет-кызлар да җиңүче дип табылды. Ә иң мөһиме – иҗат һәм әнигә карата мәхәббәт хисе җиңде! Яшь рәссамнар татлы призлар алачак. Аларга безгә, олыларга, аларның талантына шатланулары һәм иҗади осталыкларын үстерергә омтылулары өчен рәхмәт! 

Үз эшләрен (рәсемнәр, аппликацияләр һәм эшләнмәләр) тәкъдим итүчеләр:

- Данис Габдрахманов, 10 яшь (Сынаулар һәм тикшерүләр лабораториясенең техник тәэмин итү бүлеге башлыгы Т.В. Климович);

- Агата Коклюгина, 4 яшь (Җыелма анализ һәм мәгълүмат технологияләре бүлеге башлыгы урынбасары С.А. Коклюгин);

- Дамир Байбиков, 4 яшь (Җыелма анализ һәм мәгълүмат технологияләре бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе А.Р. Байбиков);

- Святослав Шикалёв, 11 яшь (Административ тәҗрибә бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе И.С. Шикалёва);

- Илдар Ялаков, 12 яшь (Финанс-икътисад бүлегенең әйдәп баручы белгече Г.Г. Ялакова);

- Михаил Арсентьев, 5 яшь (Документлар белән тәэмин итү һәм оештыру эшләре бүлеге өлкән белгече Л.Х. Арсентьева);

- Юрий Арсентьев, 10 яшь (Документлар белән тәэмин итү һәм оештыру эшләре бүлеге өлкән белгече Л.Х. Арсентьева);

- Диана Арсентьева, 15 яшь (Документлар белән тәэмин итү һәм оештыру эшләре бүлеге өлкән белгече Л.Х. Арсентьева);

- Сәидә Фәттахова, 4 яшь (Административ-хуҗалык белән тәэмин итү бүлеге өлкән белгече А.А. Фәттахова);

- Диана Митюнина, 13 яшь (Өлешле төзелешне тикшерүдә тоту бүлегенең әйдәп баручы консультанты С.Г. Митюнина);

- Әминә Рәхимова, 11 яшь (Казан шәһәре буенча ТО № 2 бүлеге башлыгы А.Ш. Рәхимов);

- Алинә Галимова, 12 яшь (Казан шәһәре буенча ТО № 5 бүлеге СЭС консультанты Л.Г. Галимова);

- Амелия Мингатина, 6 яшь (Көньяк-Көнчыгыш ТО № 1 бүлеге башлыгы Р.Х. Фәттахов);

- Ралинә Мурдаханова, 5 яшь (Көньяк-Көнчыгыш ТО № 2 бүлеге башлыгы Х.М. Шәмсиев);

- Арсений Терпичный, 5 яшь (Көньяк-Көнчыгыш ТО № 2 бүлеге консультанты Д.А. Егоров);

- Арсений Елисеев, 6 яшь (Көньяк-Көнчыгыш ТО № 2 бүлеге консультанты Н.И. Әхмәтгәрәев);

- Матвей Бориченко, 7 яшь (Көньяк-Көнчыгыш ТО № 2 бүлегенең өлкән белгече А.С. Бориченко);

- Даниэль Гатиев, 9 яшь (Көньяк-Көнчыгыш ТО № 2 бүлегенең 1 категорияле белгече Р.С. Кадыйров);

- Максим Топоров, 5 яшь (Көньяк-Көнчыгыш ТО № 3 бүлеге башлыгы О.Н. Синчугова);

- Алена Коробова, 10 яшь (Көньяк-Көнчыгыш ТО № 3 бүлеге башлыгы О.Н. Синчугова);​

- Ясминә Байшәрипова, 11 яшь (Көнбатыш ТО өлкән белгече Э.А. Байшәрипова);

- Полина Суханова, 6 яшь (Төньяк-Көнбатыш ТО өлкән белгече Ю.Г. Дорошенко);

- Яна Суханова, 10 яшь (Төньяк-Көнбатыш ТО өлкән белгече Ю.Г. Дорошенко);

- Марк Богаткин, 6 яшь (Төньяк-Көнчыгыш ТО № 2 бүлеге консультанты А.В. Богаткина);

- Даша Усманова, 8 яшь (Төньяк-Көнчыгыш ТО № 5 бүлеге консультанты А.С. Усманова).

Исегезгә төшерәбез, ел саен ноябрьнең соңгы якшәмбесендә Россиядә игелекле һәм назлы бәйрәм – Әниләр көнен билгеләп үтәләр. 2022 елда ул 27 ноябрьгә туры килә.

Барлык әниләрне дә якынлашып килүче матур бәйрәм белән котлыйбыз! Һәр көн күңелле вакыйгалар белән сөендерсен! Сәламәтлек, иминлек һәм бәхет телибез!

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International