Әниләр көне – аналарны хөрмәтли торган халыкара бәйрәм. Бу көнне әниләрне һәм йөкле хатын-кызларны котлыйлар. Бу бәйрәмгә концертларны багышлыйлар, мәктәпләрдә һәм балалар бакчаларында бәйрәмнәр үткәрелә, социаль акцияләр һәм флешмоблар оештырыла.
Россиядә Әниләр көне ноябрьнең соңгы якшәмбесендә билгеләп үтелә. 2022 елда ул 27 ноябрьгә туры килә һәм рәсми дәрәҗәдә 25 нче тапкыр узачак.
Бәйрәм символы
Россия Федерациясендә бәйрәмнең символы булып уенчык аю һәм күгәрчен күзе (чәчәк) тора. Бу чәчәк очраклы гына сайланмаган. Халык ышанулары буенча, ул туганнары һәм якыннары турында оныткан кешеләргә хәтер кайтару өчен тылсымлы көчкә ия. Күп мифологияләрдә ул хәтерне һәм тугрылыкны символлаштыра.
Бәйрәм тарихы
Россиядә Әниләр көне Россия Президенты Б. Ельцинның 1998 елның 30 гыйнварындагы 120 номерлы указында рәсми дәрәҗәдә беркетелә. Бәйрәмне оештыру инициативасын РФ Дәүләт Думасы депутаты А. Апарина тәкъдим итә. Ул Хатын-кызлар, гаилә һәм яшьләр эшләре комитетында була. Бәйрәмнең максаты гаилә нигезләрен ныгыту һәм ананың кеше тормышындагы роленең мөһимлеген ассызыклау була.
Бәйрәм беренче тапкыр 1988 елның 30 октябрендә Баку шәһәренең 228 нче мәктәбендә уза. Аның авторы – рус теле һәм әдәбияты укытучысы Э. Гусейнова. Чара газета-журналларда киң яктыртыла, һәркем аны хуплый һәм теләктәшлек белдерә башлый. Матбугатта аналарны олылау зарурлыгына багышланган сценарийлар басыла. Урта белем бирү йортлары Баку традициясен хуплыйлар. Берничә елдан соң ул бөтенхалык бәйрәменә әверелә.
Бәйрәм традицияләре
Россиядә Әниләр көне бик киң билгеләп үтелми. Бу бәйрәмдә балалар әниләрен котлыйлар, аларга үз куллары белән ясалган бүләкләр: рәсемнәр, аппликацияләр, кул эшләре бирәләр. Социаль акцияләр уза, аларның иң популяры – «Әни, мин сине яратам». Метро станцияләре, җәмәгать транспорты тукталышлары һәм сәүдә үзәкләре янында листовкалар һәм котлау открыткалары таратыла. Иҗтимагый оешмалар ана темасына ачык лекцияләр үткәрәләр. Социаль эшчәнлекнең төп максаты – анага карата кайгыртучан һәм сакчыл мөнәсәбәт, гаилә кыйммәтләрен һәм традицияләрен җәелдерү.
Радио һәм телевидение эфирында гаилә һәм мөнәсәбәтләр турында тапшырулар чыга. Дәүләтнең беренче затлары әниләрне котлый. Алар үз чыгышларында хатын-кызларның нәселне дәвам итүдәге һәм кеше формалашуындагы ролен күрсәтәләр. Күп кенә өлкәләрдә бу бәйрәм уңаеннан әниләргә медальләр, орденнар, грамоталар, балаларны лаеклы тәрбияләгән өчен акчалата премияләр бирәләр.