2022 елның 24 ноябрендә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә дәүләт хезмәткәрләренең аттестациясе узды.
Аттестация комиссиясе составында инспекция җитәкчесе В.А. Кудряшов, инспекция башлыгы урынбасары Э.В. Нигъмәтуллин, Төньяк-Көнбатыш ТО җитәкчесе һәм Кама Аръягы ТО җитәкчесе вазыйфаларын башкаручы И.Р. Сәмигуллин, хокукый эш һәм өлешле төзелешне контрольдә тоту идарәсе башлыгы Ш.Н. Рәимов, дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге җитәкчесе Н.А. Габсәләмова, дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлегенең әйдәп баручы киңәшчесе С.Ю. Яковенко (аттестация комиссиясе секретаре), бәйсез эксперт – Казан дәүләт архитектура-төзелеш университетының «Төзелеш җитештерү технологияләре» кафедрасы мөдире Р.А. Ибраһимов катнашты.
Барлыгы тугыз кеше үзләре биләгән дәүләт хезмәте вазыйфасына туры килү-килмәве буенча аттестацияләнде. Барлык хезмәткәрләр дә аттестацияне уңышлы уздылар.
Чараны Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең дәүләт хезмәте һәм кадрлар бүлеге оештырды.