«Закон үзгәрешләрен исәпкә алып, дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашыру» семинар-киңәшмәсе

2022 елның 23 ноябре, чәршәмбе

2022 елның 7 декабрендә ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Закон үзгәрешләрен исәпкә алып, дәүләт күзәтчелеген гамәлгә ашыру» семинар-киңәшмәсен үткәрәчәк.

Әлеге семинар-киңәшмә юридик затларга һәм шәхси эшкуарларга, хокук куллану тәҗрибәсе нәтиҗәләре турында фикер алышуны да кертеп, мәҗбүри таләпләрне үтәү мәсьәләләре буенча мәгълүмат җиткерү максатында уздырыла.

Төп доклад белән ТР ДТК инспекциясенең хокукый эш һәм өлешле төзелешне контрольдә тоту идарәсе башлыгы Ш.Н. Рәимов чыгыш ясаячак.

Семинар-киңәшмәдә катнашучылар ТР ДТК инспекциясе башлыгы урынбасары Э.В. Нигъмәтуллинның «Йомгаклау тикшерүен үткәрү тәртибе» темасына,  тикшеренүләр һәм сынаулар уздыруга күзәтчелек буенча территориаль органы җитәкчесе Р.В. Бәшировның «Асылмалы җилләтелә торган фасадлар буенча дәүләт төзелеш күзәтчелеге үзенчәлекләре. Торак йортларның энергия нәтиҗәлелеге классын билгеләү үзенчәлекләре» темасына чыгышларын тыңлаячаклар.

Чара ТР Төзелеш, архитектура һәм торак-коммуналь хуҗалыгы министрлыгында түбәндәге адрес буенча узачак: Казан ш., Дзержинский ур., 10 нчы йорт, 3 нче кат, ауд. № 312 (киңәшмәләр залы). 

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International