Бухгалтер көне – бухгалтерлык исәбе өлкәсендә белгечләрнең һөнәри бәйрәме. Күп кенә һөнәр ияләренең үз бәйрәм көннәре бар, ә менә Россия бухгалтерлары көненә бәйле мәсьәлә гади генә түгел. Бухгалтер көне уңаеннан рәсми рәвештә билгеләнгән һөнәри бәйрәмнәр календарендә бер генә дата да кызыл төс белән билгеләнмәгән.
Әмма бухгалтерларның күбесе әлеге бәйрәмне 21 ноябрьдә, Россия Президенты Борис Ельцин 1996 елда «Бухгалтерлык исәбе турында»гы законга кул куйган көнне билгеләп үтә.
Шунысы кызык, ел саен 10 ноябрьдә билгеләп үтелә торган Халыкара бухгалтерия көне бар. Бу дата 1494 елның 10 ноябрендә Венециядә Луки Пачиолиның «Барысы да арифметика, геометрия һәм пропорция турында» хезмәте басылып чыгуга бәйле рәвештә сайлана. Китапның бер бүлегендә бухгалтерлык счетлары турында мәгълүмат бар, ә Пачиолины «бухгалтериянең атасы» дип атаганнар.
Аерым алынган предприятиенең генә түгел, бөтен дәүләтнең икътисадый уңышы да бухгалтерларның төгәл һәм игътибарлы эшенә бәйле. Бүген Россиядә бу һөнәрнең 3,5 миллионнан артык вәкиле эшли.
Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең финанс-икътисад бүлегендә белемле, компетентлы, әдәпле һәм елмаючан белгечләр эшли. Аны Марина Владимировна Васина җитәкли.
Коллегаларыбызны һөнәри бәйрәмнәре белән котлыйбыз! Аларга эшләрендә уңышлар, ныклы сәламәтлек, бәхет, мәхәббәт, барлык теләкләренең тормышка ашуын телибез!
Фото: Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясенең финанс-икътисад бүлеге. Әйдәп баручы белгеч Г.Г. Ялакова, өлкән белгеч А.М. Сафиуллина, өлкән белгеч Т.В. Смирнова, сынаулар һәм тикшерүләр лабораториясенең техник тәэминат бүлеге башлыгы Т.В. Климович, өлкән белгеч Е.А. Яковлева, бүлек башлыгы М.В. Васина, өлешле төзелешне контрольдә тоту бүлегенең әйдәп баручы консультанты С.Г. Митюнина.