«Балачак иле» Казан балалар бакчасында актыккы тикшерү эшләре бара

2021 елның 23 ноябре, сишәмбе

Бу көннәрдә Казанда Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе «Балачак иле»  («Страна детства») балалар бакчасында актыккы тикшерү эшләрен уздыра.

Мәктәпкәчә белем бирү учреждениесе урнашкан адрес: Татарстан Республикасы, Казан шәһәре, Яңа Савинов районы, Ф. Әмирхан, Чистай, Адоратский урамнары районында.

Балалар бакчасының ике катлы яңа бинасын төзү 2021 елның июнендә башланган. Аның мәйданы – 3738,70 кв. м һәм 220 урынга исәпләнгән. Биредә мәктәпкәчә яшьтәге балаларның гомуми үсеше һәм тәрбиясе өчен барысы да каралган. Учреждение территориясе төзекләндерелгән, анда балалар өчен уен мәйданчыклары урнаштырылган.

Объектны төзүче – «Татарстан Республикасының Баш инвестиция-төзелеш идарәсе» ДКУ.

Генераль проектлаучы – «Татинвестгражданпроект» Баш территориаль проект-тикшеренү фәнни-җитештерү фирмасы» ДУП.

Генераль подрядчы –  «Татлизинг» ДУП.

Актыккы тикшерү тәмамлангач, кисәтүләр булмаса, капиталь төзелеш объектының проект документларына туры килүе турында Ярашлылык бәяләмәсе биреләчәк. Аннары балалар бакчасы файдалануга тапшырылачак.

Белешмә

Татарстанда «Демография» илкүләм проекты кысаларында яшь ярымнан өч яшькә кадәр яшьтәге балалар өчен өстәмә урыннар булдыру чаралары гамәлгә ашырыла. Татарстан Республикасы Министрлар Кабинетының 2021 елның 20 гыйнварындагы күрсәтмәсе нигезендә 13 балалар бакчасы төзелешенә акча бүлеп бирелгән. Бу Казанда – биш яңа балалар бакчасы, өчесе – Чаллыда, берсе – Әлмәттә,  Лаеш һәм Биектау районнарында – берәр, ә тагын икесе – Питрәч районында. Шулай ук «Торак һәм шәһәр мохите» илкүләм проекты буенча да Казанда өч балалар бакчасы һәм республиканың Балтач районында бер балалар бакчасы төзелә.

Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш

күзәтчелеге инспекциясе матбугат хезмәте

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International