«Актаныш – Пучы» автомобиль юлы участогында реконструкция эшләре төгәлләнә

2021 елның 27 октябре, чәршәмбе

27 октябрьдә ТР ДТК инспекциясенең Татарстан Республикасы Актаныш муниципаль районында «Актаныш – Пучы» автоюлында уздырылган реконструкция эшләре буенча ахыргы тикшерүе башланды.

«Актаныш – Пучы» юлының ике полосасы бар, машиналар йөрү өлешенең киңлеге җиде метр тәшкил итә. Тикшерелә торган участокның озынлыгы (17+590 км башлап 21+368 км кадәр) – 3600 м.

Исегезгә төшерәбез, 2019 елда «Имин һәм сыйфатлы автомобиль юллары» илкүләм проектын гамәлгә ашыру кысаларында Татарстанда «Актаныш – Пучы» трассасының 6,34 км башлап 8,9 км га кадәрге өлеше ремонтланды.

Объектны төзүче һәм техник заказ бирүче - «Главтатдортранс» ДКУ. Генераль проектлаучы - «Новый Град» ҖЧҖ. Генераль подрядчы – «Татавтодор» АҖ.

Күзәтчелек эшчәнлеге кысаларында ТР Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе инспекторлары башкарылган эшләрнең һәм элемтә, газүткәргеч, су үткәрү челтәрләрен үзгәртеп корганда, җир катламын, ясалма корылмаларны урнаштырганда кулланылган төзелеш материалларының сыйфатын, шулай ук грунт һәм юл конструкциясе элементларының ныклыгын тикшерде.

Ахыргы тикшерү уңай тәмамланган очракта, объект проект документларының туры килүе турында ярашлылык бәяләмәсе алачак. Бу исә төзүчегә киләчәктә автомобиль юлы участогын файдалануга тапшырырга мөмкинлек бирә.

ЯҢАЛЫКЛАРГА ЯЗЫЛУ
Сайттагы барлык материаллар лицензия буенча тәкъдим ителә:
Creative Commons Attribution 4.0 International