7 октябрьдә Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясе җитәкчесенең беренче урынбасары Илфарт Фәтхрислам улы Сафиуллин үзенең туган көнен билгеләп үтә.
Илфарт Фәтхрислам улының тормыш юлы инде күп еллар дәвамында төзелеш белән бәйле. Аның иң мөһим өлеше Татарстан Республикасы Дәүләт төзелеш күзәтчелеге инспекциясендә эшләгән елларга туры килә.
Илфарт Фәтхрислам улы Сафиуллин – Татарстан Республикасының атказанган төзүчесе. Ул алган бүләкләр арасында «Фидакарь хезмәт өчен», «Һәлак булучыларны коткарган өчен», «Казанның 1000 еллыгы истәлегенә» медальләре; Татарстан Республикасы Президенты, Татарстан Республикасы Премьер-министры рәхмәт хатлары бар.
Хөрмәтле Илфарт Фәтхрисламович!
Туган көнегез уңаеннан ихлас котлау сүзләрен кабул итегез! Чын күңелдән сезгә озын һәм бәхетле гомер, кызыклы, продуктив идеяләр һәм аларны тормышка ашыру өчен мөмкинлекләр, күңел күтәренкелеге һәм рух көрлеге телибез! Күңел җылыгызны биреп башкарган эшегез, тәҗрибә һәм белемнәрегез Сезгә шатлык-сөенеч китерсен һәм яңа һөнәри казанышларга омтылыш бирсен!
Татарстан Республикасының
Дәүләт төзелеш күзәтүчелеге
инспекциясе коллективы